Россия Президенты Владимир Путин 2025нче елгы федераль бюджет үтәлеше турындагы законга кул куйды.
Документ рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
Узган ел федераль бюджет керемнәре 37,283 триллион сум тәшкил иткән, чыгымнар 42,91 триллион сумга җиткән. Бюджет кытлыгы 5,626 триллион сум булган. Бюджет акчалары социаль ярдәмгә, саклану һәм иминлек өлкәләренә, илкүләм проектларга һәм технологик үсешкә юнәлдерелгән.
Чыганак “Татар-информ”.
Нет комментариев