Берләшкән милләтләр оешмасы инициативасы белән оештырылучы чара җәяүлеләр күп йөри торган урыннарда тизлекне контрольдә тотуга һәм юл куркынычсызлыгын кисәтүгә юнәлдерелгән. (17 май, “Апастово-информ”).
Әлеге социаль кампания, профилактик чаралар һәм акцияләр илнең бөтен төбәкләрендә үтә. Ул 17нче майдан башлап 23нче майга кадәр дәвам итәчәк. Юл куркынычсызлыгы атнасы киң җәмәгатьчелек игътибарын юл иминлегенә, машина белән идарә иткәндә тизлек режимын контрольдә тотуга юнәлдерү максатыннан оештырыла.
“Бу көннәрдә ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан район юлларында төрле кисәтү чаралары да уздырылачак. Алар барысы "Тизлекне киметәбез һәм гомерне саклап калабыз!" девизы астында үтәчәк”, - дип хәбәр иттеләр районның ЮХИДИ бүлегендә.
Нет комментариев