Очрашу Биеш авылында узды.
(2 сентябрь, “Апастово-информ”).
Биредә мәктәп, балалар бакчасы, “Апас-Мол” оешмасы, Каратун ашлык кабул итү пункты хезмәткәрләре үзләрен борчыган, көнкүреш мәсьәләре хакында сорауларына җаваплар алды.
Очрашу барышында Илдар Гыйльметдинов демография, мәгариф, медицина мәсьәләләренә кагылышлы проблемалар хакында әйтеп узды. Шулай ук авылда яшәүче, хезмәт итүче халыкның көнкүрешенә дә тукталды.
“Апас районы федераль, республика программаларында уңышлы гына катнашып килә. Шулай бердәм һәм бергә булып яшәгәч, тырышып эшләгәч барлык мәсьәләләр дә хәл ителә. Сәламәт булыгыз”, - диде ул.
Шулай ук район халкының сәламәтлеген кайгырту, вакцина ясату мөһимлеге дә көнүзәк мәсьәлә буларак яңгырады. Район хастаханәсенең баш табибы Алмаз Алиуллин вакцинация узуның чиргә каршы ышанычлы чара булуын ассызыклады.
Нет комментариев