Сабан батырлары бүләкләнде
Җәмгыять һәм без

Сабан батырлары бүләкләнде

Иңнәренә яшел тасма таккан фидакарь хезмәт ияләре мәйдан түренә чакырылды. Алар хезмәтләренә лаеклы бәяне алды, рәхмәт сүзләре кабул итте, бүләкләргә, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, медальләр алды.

(13 июнь, “Апастово-информ“).


2021 ел кыр эшләре төгәлләнгәч, район башлыгы рәислегендәге комиссия барлык кырларны да карап чыкты. Иң уңышлы эшләүчеләргә премияләр вәгъдә ителгән иде.
Кыр эшләре нәтиҗәләре буенча өч төркемдә җиңүчеләр билгеләнде. “Апас-мол“ бүлекчәләре арасында беренче урынны – Горбунов бүлекчәсе, икенче урынны – Йомралы бүлекчәсе, өченче урынны Әлмәндәр бүлекчәсе яулады. Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять оешмалары арасында беренче урында – “АгроАктив“, икенче урында – “Ибраһимов һәм К“, өченче урында – “Нур“ җәмгыяте.
Фермерлык хуҗалыклары арасында беренче – Илнар Шаһабиев хуҗалыгы, икенче урында – Илдүс Хәбибуллин фермер хуҗалыгы, өченче урында – Фаил Вилданов хуҗалыгы.


сабантуй 2021

Нет комментариев