Шыгай клубында өлкәннәр кунак булган
Җәмгыять һәм без

Шыгай клубында өлкәннәр кунак булган

Шыгай авылы өлкәннәре дә хөрмәтләнгән.

(4 октябрь, “Апастово-информ”).

 

  Апа-абыйлар клубка чакырылып, чәй табыны артында кунак булган. Рәхәтләнеп сөйләшеп. җырлашып утырганнар. Хатирәләр яңартып, яшь чактагы истәлекләрне барлаганнар.
  “Авылдашлар тагын да күбрәк килсен иде. Бергә-бергә яшәгәндә күңелле. Бәйрәмне тагын да ямьләп, тәмле ризыклар белән тулыландырырга булышкан кибетчебез Гөлүсәгә рәхмәт”, - ди клуб мөдире Дамир Камалиев.


Нет комментариев