Татарстанда кыргый хайваннарның автотрассаларга чыгуын булдырмау өчен махсус киртәләр һәм куркыту җайланмалары кулланыла. Бу хакта ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә.
Бүгенге көндә Түбән Кама районында (Соболеково юлы) һәм Нурлат районында (Аксубай – Нурлат трассасы) «Чистон-АОЖ» акустик приборлары тест режимында эшли. Бу җиһазлар хайваннарны куркытып, аларның машина юлына чыгуын булдырмый.
Шулай ук ел саен ЮХИДИ белән берлектә һәлакәтләр еш булган урыннарда өстәмә «Кыргый хайваннар» юл билгеләре урнаштырыла.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев