Югары Ындырчы авыл җирлегенең ирекле янгын сүндерүчеләр командасы җиңү яулады
Җәмгыять һәм без

Югары Ындырчы авыл җирлегенең ирекле янгын сүндерүчеләр командасы җиңү яулады

Биектауда янгынга каршы көрәшүчеләрнең ирекле дружиналары – тармаклары республика смотр-конкурсы узды.

( 11 июль, “Апастово-информ”).


Әлеге смотр-конкурс Бөтенроссия ирекле янгын сүндерүчеләр дружиналары – тармаклары оешуның 130 еллыгына багышланган иде. Биредә республикадан барлыгы 45 команда катнашты. Безнең районнан Югары Ындырчы авыл җирлеге командасы чыгыш ясап, өченче урынга лаек булды. Бу уңайдан дүшәмбе киңәшмәсендә Апас районы янгыннан коткару буенча гарнизон җитәкчесе Павел Тихонов Ындырчы авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Гафиятуллинга сертификат һәм янгын сүндерү мотопомпасы тапшырды. Район башлыгы Айрат Җиһаншин җиңүче командага мактау сүзләрен ирештерде.


Нет комментариев