Апаста янгыннар күзәтелә
Март аеның бер атнасында гына да районда 3 янгын теркәлгән.
(21 март, “Апастово-информ”).
Сонгы көннәрдә янгын сүндерүчеләргә Олы Бакырчыда мунча яну очрагында ярдәм күрсәтергә туры килгән.
“10 март көнне иртәнге 5 сәгать 36 минутта Олы Бакырчыда мунча януы хакында хәбәр алдык. Без барганда мунчаның түбәсе яна һәм керү юлына төтен таралган иде. Мунчадан 1 метр гына ераклыкта урнашкан сарайның да ут эчендә булуын күреп алдык. Янгын сүндерү төркемнәре, җаваплы хезмәткәрләргә ялкын тагын да таралмасын өчен күп көч куярга туры килде. Бәхетсезлек электр чыбыгының төзексезлеге нәтиҗәсендә чыккан дигән фаразлар бар, - ди янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән дознавателе Илшат Шәфигуллин.
Янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре сүзләренчә, яз көне янгыннарның артуы күзәтелә. Дымлылыкның электр чыбыкларына йогынты ясавыннан тыш, райондашлар чистарту эшләренә дә керешә, учаклар яга, чүп-чарын яндыра. Һәр очракта да сак булсагыз иде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев