Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, район мәдәният йортында бильярд ярышлары узды.
(11 март, “Апастово-информ”).
Әлеге ярышта 17 кеше катнашты. Беренчелек өчен көрәш көне буе дәвам итте.
“1 урында - Балтайдан Бәхтияр Раимкулов, 2 урында Морзалардан Илдар Халиков, 3 урында Морзалардан Ранис Гәрәев һәм Кильдураздан Анатолий Кузнецов”, - дип хәбәр итте район бильярд федерациясе җитәкчесе Фәнис Галәветдинов.
Бильярд ярышы әлегә кадәр Кильдураз клубында үткән иде. Уеннар дәвам итә.
Нет комментариев