Район башлыгы Айрат Җиһаншин Алмаз Нуриев крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлеге белән танышты
Район тормышы

Район башлыгы Айрат Җиһаншин Алмаз Нуриев крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлеге белән танышты

Район башлыгы Айрат Җиһаншин Шәмәк авылында урнашкан Алмаз Нуриев крестьян-фермер хуҗалыгында булды.

(23 декабрь, “Апастово-информ”).


  Әлеге хуҗалык эшчәнлегенең мөһим аспекты булып аның тотрыклы үсеше һәм яңа технологияләр кертү тора. Район башлыгы яңа объектлар - тегермән һәм комбикорм үзәге белән танышты. “Әлеге корылмалар - җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттырырга һәм терлек азыгы сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: авыл хуҗалыгына мондый инвестицияләр экономика үсеше өчен генә түгел, ә яңа эш урыннары булдыруга да ярдәм итәчәк”, - ди район башлыгы Айрат Җиһаншин.


Нет комментариев