Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Апаста кошчылык фабрикасы белән танышты

Апаска эш сәфәре белән Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров килде.

   (22 июль, “апастово-информ”). 

  Ул район башлыгы Айрат Җиһаншин белән берлектә яңа төзелүче кошчылык фабрикасында булды, эш барышы белән танышты. Мәгълүм булганча, фабрикада елына 655 миллион данә йомырка җитештерү планлаштырыла һәм 325 кешегә эш урыны булдырылачак. Марат Җаббаров төзелешнең нәтиҗәле һәм тиз баруын билгеләп узды. 

“Апаста кошчылык фабрикасы төзелә. Төзелеш тулы куәтенә бара. 1,5 айдан беренче чебиләр кайтуы көтелә”, - диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

Ул шулай ук республикада баручы урып-җыю эшләре белән таныштырып узды. Мул уңыш көтелүен ассызыклады. 

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов әлеге төзелешнең район өчен әһәмиятле булуын билгеләп узды. 

“Илдә йомырка кытлыгы булган вакытта, Республика җитәкчелеге, район башлыгы Айрат Җиһаншин ярдәмендә бу төзелеш башланып китте. Тәүлегенә 850 меңнән артык йомырка җитештереләчәк. Бу – бик зур күләм. Бик тиз төзелә. Биналар күзгә күренеп арта. Район өчен бик мөһим – халык эшле булачак, салымы да керәчәк”, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев