Россиядә пенсияләрен ай башында алучы пенсионерлар декабрь аенда ике ай өчен түләү алачак.
Бу – декабрь һәм гыйнвар өчен берьюлы ике пенсия түләве булачак, дип хәбәр итте РИА Новостига РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин.
«Декабрьдә айның беренче 10 көнендә иминият пенсияләрен алучы пенсионерлар ике түләү алачак. Беренчедән, декабрь башында – декабрь өчен иминият пенсиясе. Икенчедән, декабрь азагында – гыйнвар өчен иминият пенсиясе», – диде Балынин.
Эксперт ачыклык керткәнчә, вакытыннан алда түләүләр Яңа ел каникулы белән бәйле. Алар 11 көн дәвам итәчәк: 2026 елның 31 декабреннән 2027 елның 10 гыйнварына кадәр. Акча автомат рәвештә исәпләнәчәк, пенсионерларга нинди дә булса гариза бирү кирәк булмаячак.
Нет комментариев