Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
В республике

Эх, кыстыбый!

Дуслар, сез дә кыстыбый яратасызмы ул? Әнинең телне йотарлык итеп пешергән кыстыбыеның рецептын алдым. Сезгә дә тәкъдим итәм.

Камыр өчен:
300 грамм он, 150 миллилитр су, ярты калак тоз, 1 калак шикәр комы, 1 аш кашыгы үсемлек мае, 60 грамм акмай (майлау өчен).

Эчлек өчен:
800-900 грамм бәрәңге, 130 грамм акмай, 150 миллилитр сөт, 1,5 балкашыгы тоз, 1 йомырка

Бөтен әйберләрне бергә кушып, тыгыз камыр басабыз. Әзер камырны пакетка салып, 20 минутка суыткычка куеп торабыз. Ул арада эчлек әзерлибез. Бәрәңгене тозлы суда пешерәбез, акмай, сөт, йомырка салып, боламык ясыйбыз. Камырны юка итеп җәябез, диаметры 19 сантиметр булган җәймәләр әзерлибез. Кызган табада җәймәләрне ике яклап пешерәбез. Пешерелгән җәймәләрне икегә бөкләп, калын тастымал астына куеп барабыз. Болай эшләгәндә алар йомшак була һәм сынмаячак. Акмайны әкрен утта эретәбез. Җәймәләрнең яртысына әзер эчлекне салабыз һәм икенче яртысы белән каплыйбыз. Кыстыбыйларны ике яктан да майлыйбыз һәм бер-берсе өстенә өеп куябыз.

Фото: tatiana-photo.ru

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-06-02/eh-kystybyy-2826593

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев