Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста юл йөрү куркынычсызлыгы буенча видеоконференция режимында киңәйтелгән утырыш узды

Биредә юл-транспорт һәлакәтләре, аларның сәбәпләре турында сөйләшенде, профилактик эшчәнлекне яхшырту өчен нәтиҗәле эшләү – төп максат итеп куелды.

(27 июль, “Апастово-информ”).


Күпме кисәтүләргә, аңлатуларга карамастан, юлларда хәвеф-хәтәр чыгып тора. Эчкән килеш руль артына утыру, тизлек режимын сакламау, каршы як полосага чыгу, куркынычсызлык каешын эләктермичә “җилдерү”, җәяүлегә юл бирмәү яки, киресенчә, җәяүленең игътибарсызлыгы аркасында әледән-әле төрле юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыга. Хәтта битарафлык аркасында үлемгә китерү очраклары да күзәтелә. Утырышта шул хакта сүз алып барылды. 
Республикада агымдагы елның яртыеллыгында гына да 1465 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Шулардан 127 кеше һәлак булган. Видеоконференция режимында барган утырышта район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Раиль Гатауллин, ЮХИДИ, гадәттән тыш хәлләр бүлеге һәм үзәк хастаханә вәкилләре дә катнашты. Дәүләт вәкилләре утырышта районнарда килеп чыккан һәр очракны җитди итеп анализларга, дөрес нәтиҗәләр чыгарырга, кисәтү чараларын арттырырга, һәлакәт килеп чыккан урыннарга вакытында килеп җитүне тәэмин итәргә кирәклеген тагын бер кат искәртеп үттеләр. 
“Алты ай эчендә район территориясендә бер юл-транспорт һәлакәте күзәтелде. Анда бер кеше зыян күрде, бер кешенең гомере өзелде. Узган елда шушы вакыт аралыгында алты һәлакәт булган иде, шуларда ун кеше җәрәхәтләр алса, бер кеше вафат булды. Ярты ел эчендә 2003 административ хокук бозу очрагы теркәлде. Кызганычка каршы, эчкән килеш рульгә утыручылар да күзәтелә”, - диде ЮХИДИ бүлеге инспекторы Айрат Әминов. 
Бу уңайдан районыбызда төрле республикакүләм операцияләр, акцияләр әледән-әле узып тора. Алар уңай нәтиҗәләр китерә. Мисал өчен, 11нче июльдә башланган “Куркынычсыз каеш” профилактик чарасы 10нчы августка кадәр дәвам итәчәк. Әлеге чара кысаларында районыбызның ЮХИДИ хезмәткәрләре рейдларга чыгып, куркынычсызлык каешын эләктермәүчеләрне тоткарлый һәм хокук бозучыларга һәлакәт чыгу мөмкинлеген тагын бер кат искәртәләр. Машинада каешын эләктергән кешенең авария була калганда исән калу мөмкинлеге биш мәртәбә зуррак булуын белдерәләр. 
Һәр кеше үз-үзенә, тирә-юньдәгеләргә тагын да игътибарлырак булсын иде. Юлларда сак булыйк! Гомерләр бер генә бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев