Җәмгыять һәм без

Бүгенге көнгә мобиль поликлиникалар Татарстан Республикасының районнарда яшәүче 22 меңнән артык кешесен тикшергән

Бүгенге көнгә мобиль поликлиникалар Татарстанның 27 районына барып, 22 меңнән артык кешене тикшергән. Бу хакта социаль челтәрләрдә ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев хәбәр итте.

 "Тикшерелгәннәрнең 13 процентында беренче тапкыр теге яки бу авырулар ачыкланган. Өстәмә тикшерүгә һәр өченче пациент җибәрелгән. Госпитализациягә-тикшерелгәннәр саныннан 3,5 процент эләккән", - дип язды Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы.
Бүген биш «мобиль поликлиника» республиканың ерак районнарында эшен дәвам итә. Профилактик ярдәмне, шул исәптән «озак һәм актив тормыш» илкүләм проекты буенча диспансерлаштыру кысаларында, Республика клиник хастаханәсе, Төбәкара клиник-диагностика үзәге, Казанның җиденче шәһәр хастаханәсе, Чаллының бишенче шәһәр хастаханәсе һәм Әлмәт районы күп профильле хастаханәсе белгечләре күрсәтә.


Чыганак – “Татар-информ”.


Нет комментариев