Җәмгыять һәм без

Чаллыда гаражында марихуана үстергән ир-ат тоткарланган

Чаллыда сату өчен гаражында марихуана үстергән ир-атка карата җинаять эше кузгатылган.

“ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, “Мәк” чарасы вакытында полиция 38 яшьлек ир-атны тоткарлаган. Аннан 13 төргәк каннабис табылган”, - дип яза “Татар-информ”.
Тикшерү барышында ир-ат наркотикны 45 яшьлек танышыннан сатып алуын әйткән. Хокук сакчылары әлеге кешенең фатирыннан 126,9 грамм каннабис, ә гаражыннан үстерү өчен җиһазландырылган теплица тапкан.
Гараж хуҗасы үсемлекләрне сату максатыннан үстерүен таныган. Аңа карата наркотикларны законсыз сату буенча җинаять эше кузгатылган.


Чыганак “Татар-информ”.


Нет комментариев