2026 елның 1 гыйнварыннан 1 августына кадәр Татарстан бюджетына дәүләт милкеннән һәм җир участокларыннан файдалану һәм аларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә салымнан тыш керемнәр 1 млрд 271,56 млн сум күләмендә кергән. Бу хакта РТ Җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Атап әйткәндә, милекне арендага бирүдән керемнәр 173,99 млн сум тәшкил иткән. Дәүләт унитар предприятиеләренең чиста прибыль өлешенә 40,00 млн сум туры килгән, җирне арендага бирүдән – 81,66 млн сум, сервитуттан – 27,47 млн сум, ышанычлы идарәдән – 73,11 млн сум.
Шул ук вакытта республика бюджетына дивидендлар 816,64 млн сум китергән. Милекне гамәлгә ашырудан керемнәр 52,66 млн сум, җир участокларын сатудан – 5,98 млн сум тәшкил иткән, башка керемнәр исә – 0,05 млн сум булган.
«Дәүләт милкеннән һәм җир участокларыннан файдалану һәм аларны гамәлгә ашырудан тотрыклы керемнәр – бу министрлыкның активларны нәтиҗәле идарә итү буенча системалы эшенең нәтиҗәсе», – дип белдергәннәр ведомствода.
Чыганак: татар-информ
Нет комментариев