Районда өлкәннәр иминлегенә багышланган чаралар уза
Җәмгыять һәм без

Районда өлкәннәр иминлегенә багышланган чаралар уза

Чара өлкән буын вәкилләренең куркынычсызлыгын, сәламәтлеген, яшәү сыйфатын кайгыртуга багышлана, мөһим мәгълүмат, яңалыклар җиткерелә.

(5 октябрь, “Апастово-информ”).

  Профилактик чара Урта Балтай, Тутай авыл җирлекләрендә узды. Биредә район ветераннары Советы рәисе Гөлнур Насыйбуллина, район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Талия Сафиуллина, яшь табибә Раилә Зиннәтҗанова, районның социаль яклау идарәсе белгече Роза Нурмиева, социаль Фонд белгече Гөлназ Зиннәтуллина, полиция хезмәткәре Фәнил Мингалиев катнашты.  

  Район ветераннар Советы рәисе Гөлнур Насыйбуллина өлкәннәрне җылы сәламләп, бәйрәмнең тарихы белән таныштырды.   Район хастаханәсе табибәсе Раилә Зиннәтҗанова гипертония, холестеринның күплеге белән бәйле авырулар һәм аларны кисәтү турында киңәшләрен бирде. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Фәнил Мингалиев өлкәннәрнең мошенниклар кармагына тиз эләгүләрен әйтте, соңгы вакытта теркәлгән очраклар хакында мәгълүмат җиткерде, сак булырга өндәде.

   “Рассвет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өлкәннәргә ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Роза Нурмиева өлкәннәргә ярдәм чаралары турында мәгълүмат җиткерде.


Нет комментариев