Машина урлаган һәм юл-транспорт һәлакәтенә эләккән ике яшүсмерне Татарстан полицейскийлары тапкан.
Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә. Хокук саклаучылар мәгълүматларына караганда, 11 октябрьдә Лениногорскта 15 һәм 14 яшьлек яшүсмерләр төнлә соң гына «Жигули»ны урлаганнар. Машина ишеге бикләнмәгән, ә ачкычлар йозакта калган. Егетләр машинага утырып китәләр. Ниндидер мизгелдә “шофер” руль артында идарә итүне югалта, һәм машина кюветка оча. Үтеп баручы аларга машинадан чыгарырга ярдәм иткән, шуннан соң балалар качкан. Полиция хезмәткәрләре видеокүзәтү камералары ярдәмендә яшүсмерләрне тапкан. Машина законлы хуҗасына кайтарылган. Урлаучыларга төзелгән материалларны карар кабул итү өчен РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенең Лениногорск судына тапшырганнар.
Чыганак – Татар-информ.
Нет комментариев