Җәмгыять һәм без

Татарстанда көймәдә бәлагә юлыккан өч кешене коткарганнар

Татарстанның Чистай районында Кама елгасында көймәдә бәлагә тарыган өч кеше, шул исәптән бер бала, коткарылган.

Һәлакәт Кызылъяр авылы каршында булган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе мәгълүматларына караганда, зыян күрүчеләр ярга таба йөзеп килгән һәм агач ботакларына ябышып торган. Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясенең Чистай бүлеге хезмәткәрләре аларны эзләп табып, яр буена алып чыккан.
Коткаручылар хәбәр иткәнчә, өчесенең дә өстендә коткару жилетлары булган, шуңа күрә берсе дә зыян күрмәгән. Хәзер вакыйганың сәбәпләре ачыклана.


Чыганак “Татар-информ”.


Нет комментариев