Татарстанда вейплар сатуны 2027 елның 1 мартыннан тыйю ихтималы карала. Бу хакта «Татар-информ» яза.
ТР Дәүләт Советында тикшерелә торган закон проектында шулай диелә.
Аңлатма язуыннан күренгәнчә, законның максаты — халыкны, аеруча яшьләрне никотин куллану нәтиҗәләреннән саклау. Озак вакытлы перспективада халык сәламәтлеге күрсәткечләренең уңай якка үзгәрүе көтелгән нәтиҗә булачак.
Закон үз көченә кергән очракта, чикләүләр 2027 елның 1 мартыннан кертеләчәк. Алар 2032 елның 1 мартына кадәр дәвам итәр дип көтелә.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев