“Алтын алка“ боз сараенда “Титан“ һәм “Алтын алка“ командалары арасында иптәшләрчә очрашу узды.
(28 август, “Апастово-информ“).
“Титан“ командасы 2005-2006 елгы егетләрне, “Алтын алка“ командасы хоккей сөючеләрне берләштерде. Яшьләр дә, инде шактый тәҗрибә туплаган хоккей уйнаучылар да сер бирмәде. Бу хакта тренер Ленар Мотыйгуллин хәбәр итте.
“Алтын алка“ боз сараенда шулай ук массалы шуулар да бара. Аның өчен бары тик алдан язылу гына кирәк.
Нет комментариев