“Бергә-тормышка” дип исемләнгән чара балалар күңелендә онытылмаслык тәэсирләр калдырды.
(1 декабрь, “Апастово-информ”)
Районда инвалидлар декадасы зур чара белән башланып китте. Апас Боз сараенда физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм балачактан ук авыр язмыш сынауларына дучар булган яшьләр өчен район башлыгы Равил Хисаметдинов тәкъдиме белән “Без бергә” акциясе кысаларында “Бергә-тормышка” исемле чара оештырылды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина язмыш сынаулар каршында югалып калмаган райондашларга олы хөрмәтен белдереп, район башлыгының изге теләкләрен җиткерде.
“Киләчәктә дә күңел күтәренкелеге белән яшәгез. Көчле рухлы булып калыгыз. Без һәрвакытта да бергә”, - диде ул.
Балаларга очрашу истәлеге итеп, район башлыгы исеменнән яңа елның символы-йомшак уенчыклар бүләк ителде. Балалар Боз Сарае хоккейчыларының, фигуристкаларының чыгышларын да бик яратып карады.
Тантаналы чарадан соң Буа шәһәреннән килгән кунаклар алар хөрмәтенә махсус күңел ачу тамашасы бүләк иттеләр.
Нет комментариев