2021нче елның 12нче февралендә 9.00 сәгатьтә район мәдәният йортында Апас муниципаль район Советының чираттагы утырышы узачак.
Утырышның көн тәртибендәге төп мәсьәлә - 2020нче елда Апас муниципаль районының социаль-икътисади үсешенең нәтиҗәләрен ясау һәм 2021нче елга стратегик план кору. Утырышка район Советы депутатлары, оешма һәм предприятие җитәкчеләре, дин әһелләре, иҗтимагый җәмгыятьләр вәкилләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.
Нет комментариев