Апас мәктәбенең барлыгы 56 укытучысы һәм 200дән артык укучысы да әлеге акциядә белемнәрен сынап карады.
(3 ноябрь, “Апастово-информ”).
“Диктант онлайн рәвештә узды. Барысы 30 сорау иде. Без республикабызга кагылышлы булган биремнәрне үтәдек”, - дип хәбәр итте мәктәп директоры урынбасары Эльвира Хикмәтова.
Туган тел укытучысы Гүзәл Дәүләтшина диктантның катлаулы булуына карамастан, хезмәттәшләренең һәр биремне төгәл, дөрес итеп үтәргә тырышуларын билгеләп үтте. Үзләрен аз гына вакытка булса да, укучылар итеп хис итүләрен дә әйтеп узды.
“Бердәмлек диктантына бик теләп кушылдык. Тестларда төрле милләт халкының гореф-гадәтләре белән таныштык, булган белемнәребезне искә төшердек. Дус-тату яшәр өчен, бер-береңне хөрмәт итү өчен бик әһәмиятле акция дип саныйм. Безнең өчен кызыклы да, күңелле дә чара булды”, - дип сөйли башлангыч сыйныфлар укытучысы Роза Нургалиева.
Диктант язып карау акциясе халыкның этнографик белемлелеген бәяләргә ярдәм итә, милләтара тынычлык, татулык мәсьәләләренә игътибарны арттыра.
Нет комментариев