Апаста ике кибет хуҗасы җәза алган
Җәмгыять һәм без

Апаста ике кибет хуҗасы җәза алган

10 айда районы суды тарафыннан чир таралган чорда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәгән өчен административ хокук бозулар турында 583 эш каралган һәм административ җәза билгеләнгән.

(12 ноябрь, “Апастово-информ“).


Соңгы атнада әлеге юнәлештә 15 эш каралган. 2 кибет хуҗасы битлексез сатып алучыга хезмәт күрсәтү сәбәпле, җәза алган. Социаль дистанцияне сакламаган 3 кеше штрафка тартылган. Бу хакта район судыннан хәбәр иттеләр.

“Җәза халыкның сәүдә һәм хезмәт күрсәтү урыннарында, дини биналарда битлек режимын бозган өчен генә түгел, ә социаль дистанцияне үтәмәгән өчен дә каралган. Битлексез кешегә хезмәт күрсәтүчегә, кибет хуҗаларына шулай ук җәза җитди. Алар да кисәтүләр белән генә калмаячак“, – ди район судьясы ярдәмчесе Миләүшә Гомәрова.


Нет комментариев