Апас муниципаль район Советының 4нче чакырылыш 7нче утырышы тантаналы шартларда тәмамланды.
(12 февраль, “Апастово-информ“).
Бер төркем хезмәт алдынгылары хөрмәтләнәде. Аларга дәрәҗәле исемнәр, күкрәк билгеләре, Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Апас муниципаль район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатына лаек.
Район үзәк хастаханәсенең врач-педиатры Дания Хисамова “Татарстан Республикасының Атказанган табибәсе“, Апас балалар сәнгать мәктәбе директоры Фатыйх Хисамов “Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре“, Апас мәктәбе укытучысы Рәмис Гыйззәтов “Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы“ исеменә лаек.
Хезмәт ветераны Рөстәм Мөхәммәтҗанов , статистика бүлеге җитәкчесе Равия Хафизова “Фидакарь хезмәт өчен“ медаленә лаек булдылар.
2005-2019 елларда район башлыгы булып эшләгән, “Апас“ якташлык җәмгыятен җитәкләгән Азат Хәнифәтуллинга “ТАССР оешуның 100 еллыгы“ медале тапшырылды.
Каратун авыл җирлеге башлыгы Рамилә Сабирҗанова “Иң яхшы Яңа ел бизәлеше“ республика бәйгесе җиңүчесе Дипломына лаек.
Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Хәбибуллин “Хәрби бердәмлекне ныгыту өчен“ РФ Оборона министрлыгы медаленә, Морзалар мәктәбе укытучысы Әлфия Сираҗиева, “Кояшкай“ балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлфруз Фәхретдинова Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлары өчен“ күкрәк билгесенә, районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен“ күкрәк билгесенә ия булдылар.
Зур Күккүз авыл җирлеге сәркатибе Асия Хафизова Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының Мактау грамотасына лаек.
Нет комментариев