Егермегә якын татарстанлы Мәскәү Кремлендә һәм Краснодар шәһәренең “ЭРА“ хәрби технополисында хезмәт итәчәк.
(16 декабрь, “Апастово-информ“).
Булачак солдатларны республика хәрби комиссары – генерал-майор Сергей Погодин озатырга килгән.
“Без Президент полкында хезмәт итүче якташларыбыз белән горурланабыз. Бу һәркемгә дә татымый. Шулай ук, фәнни роталарда хезмәт итү дә – зур дәрәҗә. Бу хезмәтләрдә безнең егетләрнең дә булулары бик сөендерә“, - диде Погодин егетләргә.
Бер ел эчендә егетләр хәрби белгечлек һәм физик чыныгу алачаклар, бик күп хәрби күнегүләрне өйрәнәчәкләр, дип ассызыклады Погодин. Аның сүзләренә караганда, хәрби хезмәт барышында солдатлар гомерлек яңа дуслар табачаклар.
Егетләрне бу хезмәтләргә Казанга килүче офицерлар сайлап алды.
Алар Президент полкына физик әзерлекләре, буйлары, төс-кыяфәтләре буенча бәяләделәр. Моннан тыш, егетләрдә татуировкалар, битләрендә шрамнар һәм сөйләм кимчелекләре булмаска тиеш.
“Мин Яшел Үзән шәһәренең хәрби комиссариатыннан чакырылдым. Җиңел атлетика буенча спортка кандидат. Президент полкына китәргә каршы килмәдем, киресенчә, сөендем генә. Анда эләгү җиңел түгел“, - дип билгеләп үтте Альберт Газизов. Иртәгә ул Президент полкына хәрби хезмәткә китәчәк.
Фәнни ротага китәр өчен төп шарт - югары белемле булу. Булачак солдатлар анда фәнни эшләр белән шөгыльләнәчәкләр.
“Башта Һава десанты гаскәрләренә китәргә идем. Миңа фәнни ротага китәргә тәкъдим ясадылар. Анда барырга теләгем зур иде. “ЭРА“ технополисында эшләү – зур дәрәҗә“, - дип билгеләп үтте Россия оборона министрлыгының фәнни ротасына баручы Денис Зарубин.
Денис КФУның магистратурасында IT-индустрия белән бәйле белгечлек алган.
Нет комментариев