Җырчы Чәчкә яшь чагында авыл кибетендә сатучы булып эшләве турында социаль челтәрләрдә сөйләгән.
Артистка әйтүенчә, авыл сатучысына товар сатудан тыш, йөкче, җыештыручы һәм хисапчы вазифаларын да башкарырга туры килгән. Ул шулай ук авыл кибетендәге “бурыч дәфтәре», даими тикшерүләр һәм алдан заказ бирү гадәте турында истәлекләре белән уртаклашкан.
Чәчкә сүзләренчә, авыл халкы кайбер товарларны алдан заказ биреп, аларны клубка барганда килеп алган. Җырчы бу чорга бәйле башка кызыклы хатирәләре белән дә соңрак уртаклашырга вәгъдә иткән.
Чыганак “Татар-информ”.
Нет комментариев