Районда юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Ул район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев рәислегендә барды.
(2 нче ноябрь, “Апастово-информ”).
Утырышта комиссия әгъзалары, авыл җирлеге башлыклары, оешма-учреждение җитәкчеләре катнашты.
Районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев үзенең чыгышында кабул итүләрдә үзгәрешләр барлыгын, уңай якларын әйтеп китте, шулай ук уздырылган профилактик чараларга тукталды. Кичке якта урамнарда караңгы булуын, утлар куярга һәм иртәрәк кабызырга дигән, әти-әниләр патрульлеген җанландыру турында үтенечен белдерде.
– Урамда балаларның үзләрен ничек тотуларын, велосипед, электросамокатларда ничек йөрүләрен әти-әниләр дә күзәтсә бик әйбәт булыр иде, - диде ул.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Айрат Хәсәнов имин юллар программасы буенча эшләнгән юллар торышы һәм киләчәктә эшләнәсе эшләр буенча чыгыш ясады.
Нет комментариев