Соңгы вакытта кайбер даруларга гадәттәгедән күбрәк сорау туды.
(6 ноябрь, “Апастово-информ”).
Тормыш өчен беренчел кирәк булган даруларга федераль закончалык күзәтчелек итә. Аның буенча, өстәмә бәя кую - билгеле күләмнән артырга тиеш түгел.
“Беренчел кирәк булган даруларга бәя бер дәрәҗәдә тора. Вируска каршы кайбер даруларга зур ихтыяҗ булып алган иде. Аны кайбер кешеләр, кирәксә-кирәкмәсә дә, табиб тәкъдим итмәсә дә, запаска дип җыярга тырыштылар. Вируска каршы кайбер очракларда кулланыла торган “Фавипиравир” даруының бәясе 5 мең сумнан 7 мең сумга кадәр. Аннан артык булмаячак. Элегрәк бит аны 11500 сумга да, 23 мең сумга да саттылар”, - дип сөйли “Таттехмедфарм” генераль директоры Олег Акберов.
Аның сөйләвенчә, бу дару даруханәләрдә бар. Аны запаска җыюның мәгънәсе юк. Бәясенә федераль закончалык контроль ясый. Аның бәясе үсеше күзәтелми.
Нет комментариев