Россиядә балалары булган гаиләләргә ярдәм итү өчен яңа түләүләр мөмкинлеге ил җитәкчелегенең игътибары үзәгендә кала, дип хәбәр итте РФ Президенты.
(22 декабрь, "Апастово-информ").
Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә гражданнарга булган түләүләрне җиткерүнең нәтиҗәле механизмын булдыру дәүләтнең төп бурычы булып кала. Ул искәрткәнчә, хәзер төрле яшьтәге: 0-1,5 яшь, 1,5-3 яшьлек, шулай ук 3-7 яшьлек балалары булган гаиләләргә ярдәм итүнең берничә төре гамәлдә.
"Өстәмә рәвештә нәрсә дә булса эшләргә, булган эшләрнең нәтиҗәле эшен җайга салырга кирәк. Мин, һичшиксез, РФ Президентының төбәкләрдә тулы вәкаләтле вәкилләре, губернаторлар белән сөйләшәчәкмен. Без моңа һичшиксез әйләнеп кайтачакбыз", - дип йомгаклады сүзен дәүләт башлыгы.
Татарстанда 2021 елда ятим балалар һәм сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен пособиеләр артачак. Бер тапкыр бирелә торган акчалата пособие 814 сумга кадәр артачак, уку әдәбиятын һәм канцелярия сатып алуга пособие 2908 сумга кадәр артачак. Киләсе елның 1 сентябренә кадәр стипендия 966 сумга кадәр, ә аннан соң 1 мең сумны тәшкил итәчәк. Моннан тыш, быел Татарстанда авыл җирендә яшәүче 6,5 мең хатын-кыз бала туган өчен бер тапкыр бирелә торган түләүләр алды, дип хәбәр итте республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева.
Ул 2020 елдан балалары булган гаиләләргә 500 млн. сумлык өстәмә социаль ярдәм чаралары гамәлгә кертелүен әйтте.
«Бу биш һәм аннан да күбрәк балалы аз керемле гаиләләргә айлык пособие. Быел бюджет чыгымнары 223 млн сум тәшкил итте», — диде ул. Шулай ук төбәктә яшәү минимумыннан түбән керемле күп балалы гаиләләргә балалар бакчасы өчен өстәмә компенсация артты. Октябрьдә аны 4,5 мең кеше алды. Керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган күп балалы гаиләләргә 50 процент компенсация 100% ка кадәр җиткерелгән. Татарстан бюджетыннан бу максатларга 45 млн. сум бүлеп бирелгән.
Нет комментариев