Гаиләләр игътибар үзәгендә
Җәмгыять һәм без

Гаиләләр игътибар үзәгендә

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина җитәкчелегендәге комиссия опекун гаиләләргә рейдка чыкты.

(4 ноябрь, "Апастово-информ").


Әлеге гаиләләр белән очрашып, пандемия чорында яшэү тәртибе, кирәкле продукциялэр белән тәэмин ителеш, хуҗалыктагы санитар таләпләрнең үтәлеше турында сөйләштеләр.
Шулай ук балаларның  мәктәп каршында оешкан көзге лагерьда булулары, буш вакытларын ничек уздырулары турында да сүз булды.
Кышкы чорга әзерлек максатыннан, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре тагын бер кабат исләренә төшерелде.


Нет комментариев