Җәмгыять һәм без

Казан метросында “акыллы” турникетлар урнаштыралар

Казанның “Габдулла Тукай мәйданы” метро станциясендә “акыллы” турникетлар куя башладылар.

  Яңа җиһазлар пассажирларны 50 процентка күбрәк үткәрәчәк.

  Метродан банк һәм транспорт карталары, QR-код һәм биометрия ярдәмендә файдаланып булачак. Турникетлар пассажирлар агымын анализлый торган датчиклар һәм мәгълүмати дисплейлар белән дә җиһазландырыла. Планлаштырылган 17 турникетның алтысы инде урнаштырылган. Эшләр пассажирларга комачауламас өчен төнлә башкарыла.

Чыганак “Татар-информ”.


Нет комментариев