Коронавирус буенча кайнар линиягә көн саен 1200 шалтырату керә
Җәмгыять һәм без

Коронавирус буенча кайнар линиягә көн саен 1200 шалтырату керә

122 номерына шалтыратып, русча да, татарча да консультация алырга мөмкин.

(1 декабрь, “Апастово-информ”).


Шалтыратулар саны алты тапкыр арткан. 1200гә җиткән.
“Элек кайнар линиягә көнгә уртача 200 кеше шалтыратса, хәзер 1000нән артык. Узган ял көннәренә генә дә 1200әр шалтырату керде”, - дип сөйли информацион технологияләр министры урынбасары Альберт Яковлев.
Киләчәктә телефон элемтәсен “03” һәм “122” номерлары белән поликлиникаларны да тоташтыру планлаштырыла икән.
Хәзер шалтыратучыларга 50 белгеч һәм Лилия исемле робот консультация бирә.


Нет комментариев