Республикада “Спутник V” белән прививка ясау эше башланды, ә “ЭпиВакКорона” препаратын 2021нче ел башында көтәләр.
(16 декабрь, “Апастово-информ”).
Татарстанда яшәүче һәм куркыныч янаучы төркемнәргә керүчеләрне коронавирустан вакцинацияләүне 2021нче елның мартына кадәр төгәлләргә планлашытаралар. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
“Башта мондый төркемнәргә керүчеләр вакцинацияләнәчәк. Аннан соң инде, вакцина кайту күләме арткач, эшне көчәйтеп, март аена кадәр прививка ясауны максималь дәрәҗәдә башкаруны максат итеп куябыз”, - диде Любовь Авдонина.
Татарстанда “ЭпиВакКорона” кайтуны 2021нче ел башында көтәләр. Ә “Спутник V” республикага 2,9 мең данә кайтты.
Беренче чиратта, медицина, мәгариф, транспорт хезмәткәрләренә прививка ясаячаклар. Шулай ук, Россия сәламәтлек саклау министрлыгы билгеләгән һөнәр ияләренә һәм башка хезмәт вәкилләренә дә вакцинация үткәрелә. Бу хакта республика сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева белдерде.
Нет комментариев