Районда сайлаулар оешкан төстә бара. 12 сентябрьдә, төш вакытына 45,9 процент сайлаучы үз тавышын биргән.
(12 сентябрь, "Апастово-информ").
Районның үзәк сайлау комиссиясе рәисе Гөлнара Садыйкова белдергәнчә, Кызыл Тау, Иске Йомралы, Танай-Турай участоклары иң активлар рәтендә.
Бүгенге көндә район үзәгендә яшәүче Мәрьям апа Хәйрова да үз сүзен әйтергә сайлау участогына килде.
"Тормыш матурлыгына сөенеп яшәргә язсын", - диде ул.

Нет комментариев