17 октябрьдә Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында узган чираттагы киңәшмәдә район башлыгы Равил Хисаметдинов районның эшчәнлеге хакында чыгыш ясады.
(17 октябрь, "Апастово-информ").
Чыгыш авыл хуҗалыгындагы уңышлар, урта һәм кече эшмәкәрлек, төзелеш тармагы, икътисади, социаль-мәдәни тормыш, туган телебезне үстерүгә юнәлтелгән эшләр турында барды.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды. Нигездә сүз, торак, социаль-мәдәни объектлар, агросәнәгать өлкәсе, чирдән саклану, битлек кию режимын төгәл үтәү, профилактик чараларны көчәйтү турында барды.
Нет комментариев