“Шагабиев” крестьян-фермер хуҗалыгы 11 кешене берләштерә. Күбесе крестьян-фермер хуҗалыгы оешкан көннән бирле биредә хезмәт итә һәм алар күпкырлы эш башкара.
-Бездә артык кеше юк. Безгә килгән кеше китми дә. Механизаторлар бөтен төр техникада эшли ала. Ялкаулана белми, йокы уйламый торган, чын хезмәт ияләре, сыналган кадрлар төп байлыгыбыз,- ди идарәче Хәйдәр Зәйнетдинов.
Хуҗалык ел саен яңа техникалар белән тулылана. Соңгы өч елда 110 миллионлык техника сатып алганнар. “К-744”, “Массей” тракторы, чәчкеч, себерке, культиватор һәм башкалар эшне тагын да җиңеләйткән һәм тизләткән. Уракка чыгарга да әзер алар. 4 яңа “Полесье” комбайны бүгеннән үк тигез сафларда, әзерлек сызыгына баскан. Ашлык амбарлары да бөртеклеләрне кабул итәрлек дәрәҗәдә.
Нет комментариев