Ул бүген дә хезмәт елларын сагынып һәм горурлык белән искә ала.
(10 ноябрь, “Апастово-информ“).
Салих абый хокук саклау өлкәсендәге хезмәт юлын 1963 елда башлап җибәрә. Аны Каратун ягына участок инспекторы итеп билгелиләр. 1 елдан Кайбыч зонасында эшли башлый.
“Ат белән йөреп эшләдем. Кунып калган чаклар да еш булды. Күп вакыт юлда үтә иде. Төнлә дә, иртән дә чыгып китәргә туры килде. Әллә ни зур җинаятьләр булмады. Халык белән аңлашып эшләргә тырыштым“, – ди ул.
Салих абый 1974 елда Алабуга махсус милиция мәктәбен тәмамлый һәм оператив кизү торучы булып билгеләнә. Әлеге вазифада ул 13 ел хезмәт итә.
Салих абый бүген дә туган авылын яратып, тулы тормыш белән яши. Бар яңалыклар белән дә таныш ул. Хокук саклау өлкәсендәге уңышлар, үзгәрешләр белән дә кызыксына. Изге эшләрнең дә үзәгендә булырга тырыша. 88 яшендә булуына карамастан, йорты каршындагы коены яңартуны да намус эше дип кабул иткән.


Нет комментариев