Укытучылар көнендә районның автопаркы яңа, уңайлы мәктәп автобусы белән тулыланды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов мәгариф бүлеге җитәкчесе Галләмиева Гөлүсә Булат кызына һәм Аграр көллият мөдире Нигмәтҗанов Ильгизәр Әнис улына яңа автобус ачкычларын тапшырды.
“Яңа автобуслар - ул балалар өчен куркынычсызлык һәм уңайлылык, әти-әниләр өчен тынычлык, мәктәпкә һәм өйгә юлның ышанычлы булачагына тулы ышаныч. Балаларыбызның куркынычсызлыгы өчен көч куйган җитәкчеләребезгә олы рәхмәт!” - ди район башлыгы Айрат Җиһаншин.
Нет комментариев