Китап “Йолдыз” (“Звезда”) газетасы редакциясендә сатылачак.
(12 февраль, “Апастово-информ”).
Язучы Марат Кәбиров “Татар-информ” агентлыгына үзенең китабы турында мондый тасвирлама биргән: «Киллер» әсәрендә ике кешенең очрашуы тасвирлана. Берсе — кешеләрне үлемнән алып калып, коткара торган табиб, икенчесе кешене үтерүче — киллер. Икесенең дә үткән тормышы, сере бар. Шушы серләр әсәр дәвамында чишелә һәм язмышлары кульминацион ноктага килеп терәлә. Әсәр гади телдә язылды. Укучыны «җилтерәтеп» алып бара торган әсәр ул», — дигән автор.
«Киллер» китабы «Казан утлары» журналы китапханәсе сериясендә басылып чыккан.
“Бу сериядәге икенче китап ул. Беренчесе — Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк» әсәре зур популярлык казанды: 2000 данә белән чыккан тираж 3 атна эчендә сатылып бетте”, - дип яза “Татар-информ”.
Нәбирә Гыйматдиновның китабын апаслылар да бик яратып укыды.
Фото: Рамил Гали.
Нет комментариев