Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов дистанцион рәвештә райондашларыбызның сорауларын тыңлаган иде. Шул вакытта райондашлар ТНВ каналы күрсәтмәве турында зарларын җиткерделәр.
(17 декабрь, “Апастово-информ“).
“Татарстан – Яңа гасыр“ телеканалы генераль директоры Илшат Әминов бу хакта түбәндәгечә җавап бирде:
-ТНВ каналы өзелмәячәк. Тапшыруларга лицензия 2021нче елның август аена кадәр гамәлдә кала, аннан тагы озайтылачак. ТНВ тапшыруларын карау өчен цифрлы приставканы сүндереп, антенна кабелен телевизорга тоташтырырга кирәк. Телеканалның номеры шул ук калды.
Нет комментариев