ТР Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә чәй табыны һәм эштәге киңәшмәләрдән баш тартырга чакырдылар
Җәмгыять һәм без

ТР Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә чәй табыны һәм эштәге киңәшмәләрдән баш тартырга чакырдылар

Бер хезмәткәрдә covid-19 авыруы билгеле булганнан соң тикшерелгән 127 хезмәт коллективының 83 ендә җитешсезлек очраклары ачыкланган.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», “Апастово-информ”).


Татарстан буенча Роспотребнадзор Идарәсендә Республика халкын хезмәттәшләре белән бергә вакыт уздырудан баш тартырга чакырдылар.
Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ведомство җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Бүгенге көндә эш буенча аралашуларны мөмкин кадәр чикләргә: барлык киңәшмәләрне онлайн-режимга күчерергә, җыелып сөйләшеп утыруларны бетерергә кирәк. Кызганычка каршы, хезмәт коллективларында бергәләп чәй эчү, төшке ашлар, туган көннәрен һәм төрле бәйрәмнәрне билгеләп үтү еш очрый торган күренеш», - дип сөйләде спикер. Ул шулай ук температуралы һәм вирус инфекциясе билгеләре булган хезмәткәрләрне эштән читләштерергә кирәклеген дә билгеләп үтте. Авдонина коронавирус белән авыручыларның төп өлешен эшчеләр (23%) һәм хезмәткәрләр (24%) тәшкил итә, дип белдерде.
“Моңа бәйле рәвештә эш бирүчеләрнең төп игътибарын офисларда һәм эш урыннарында барлык профилактика чараларын үтәүгә юнәлтергә телим”, - диде спикер. Спикер сүзләренә караганда, хезмәт коллективларында авыруга карата мөнәсәбәтнең йомшаруы күзәтелә.
Ведомство 127 хезмәт коллективын тикшергәннән соң, бер хезмәткәрнең Covid-19 белән авыруы билгеле булган, 83 ендә коронавирус инфекциясе таралуга сәбәпче булган җитешсезлекләр ачыкланган.


Нет комментариев