Цифрлы сервислар хакимияткә таләпне көчәйтә
Җәмгыять һәм без

Цифрлы сервислар хакимияткә таләпне көчәйтә

Заманча цифрлы сервислар кәгазьле мөрәҗәгатьләрне артта калдырып, җәмгыятьнең дәүләткә ышанычын күтәрде.

(19 июль, “Апастово-информ”). 


Цифрлы технологияләр дәүләт белән җәмгыять арасындагы мөгамәләне тамырдан үзгәрттеләр. Кешеләр хәзер хакимияткә бик таләпчән карый. “Волга” эксперт штабы утырышында АНО “Диалог” директоры урынбасары Владимир Табак шулай дип белдерде. 
Элек, кәгазьле мөрәҗәгатьләр гражданнарда ышаныч һәм өмет уятмыйлар иде. Еш кына мөрәҗәгатькә төпле җавап та килмәде. Ә интернет кергәч барысы да үзгәрде. 
Цифрлы сервислар киңрәк җәелгән саен, кешеләр үзләренең проблемаларын хакимияткә җиткерү өчен мөмкинлекләр арта. 
“Әгәр дә кешегә берничә сәгать җавап килми икән, ул инде канәгатьсезлек күрсәтә башлый. Бу процесның дөрес барышын характерлый”, - диде Табак.


Нет комментариев