Алда күңелле бәйрәмнәр. Дус-туганнар, танышлар белән дә очрашырга туры килер.
(29 декабрь, “Апастово-информ“).
Быел бу бәйрәмнәрне дә гадәти булмаган шартларда каршы алабыз. Иң беренче чиратта сәламәтлекне кайгырту, чирләрдән саклану кирәк. Күп кеше була торган җирләргә бару киңәш ителми. Бу киңәшләр бигрәк тә өлкәннәргә кагыла.
“Коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәте Карары нигезендә, кеше күп була торган урыннарда (хәтта урамда да), җәмәгать транспортында, таксида, парковкаларда, лифтларда сулыш органнарын саклау өчен гигиена битлекләре кию мәҗбүри. Зур бәйрәмнәр уздырудан тыелып торсагыз иде“, ди районның кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәте баш белгече Мөсәлим Бәширов.
Артык мөһим булмаганда шәһәрләргә бармый тору да хәерле. Бәйрәм артыннан күңелсезлекләр килеп чыкмасын өчен барыбызның да уяулыгы, саклыгы кирәк. Каникул көннәрендә укучылар кышкы мәктәп яны лагерьларына җыелачак. Бу вакытта да барлык саклык чараларын күрү, дистанция саклау мөһим. Мөсәлим Бәширов бу хакта да кисәтте. .
Нет комментариев