Районыбыз ветераннары Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан бүләкләр кабул итә
Аларга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның бүләкләре һәм Котлаулары җиткерелә. Шулай ук “МНКТ” генераль директоры Тимур Шәймиев исеменнән дә бүләкләр тапшырылды.
(21 апрель, “Апастово-информ”).
Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров һәм “МНКТ” җәмгыяте вәкиле Рената Вәлиева ветераннар янында булды. Алар өлкәннәргә рәхмәт сүзләре әйтеп, сәламәтлек, бәхетле картлык теләделәр, ихлас сөйләшеп утырдылар. Үтәмеш авылыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Хәйретдин абый Сәлахов 15 июльдә 101 яшен тутыра. Тутай авылыннан Галия апа Гыйззәтуллина 21 июльдә 89 яшен каршылый.
Ветераннар үзләренә күрсәтелгән олы хөрмәткә сөенеп, җитәкчеләргә рәхмәтләрен ирештерделәр, илгә-көнгә тынычлык теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев