Апасның Тукай урамы киселешендә “Тоннель“ операциясе узды
7 май көнне иртәнге 7.00-9.00 сәгатьләрдә юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан юлдагы барлык транспорт чаралары да тикшерелде. 10 кагыйдә бозу очрагы теркәлде. Шоферларга беркетмәләр төзелде. Арада каралтылган тәрәзә, укылышсыз номер белән йөрүчеләр, төзек булмаган тахограф белән идарә итүчеләр һәм пассажирлар иминлегенә салкын караучы шоферлар бар.
Нет комментариев