Апаста танылган композиторлар кунак булды
Мәдәният

Апаста танылган композиторлар кунак булды

Районның балалар сәнгать мәктәбендә Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан һәм Габдулла Харис истәлегенә Ренат Хәкимовның авторлык концерты узды.

Концертта Ренат Харис, Регина Хәкимова, Рәсимә Хәкимова, Ильяс Камал, Клара Хәкимова катнашты. Сәнгать мәктәбенә йөрүче балалар аларның чыгышларын карады, композиторлар, чыгыш ясаучылар белән танышты.

“Габдулла Харисның оныгы Ренат Хәкимов гаиләсе белән кайтты. Алар гаилә концерты куйдылар. Ул үзе танылган композитор. Аның бабасы Габдулла Харис Габдулла Тукайның каләмдәше була. Аларны композиторлар Союзы председателе Ильяс Камал алып кайтты. Ул үзе дә чыгыш ясады”, - ди район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев.

Шагыйрь Габдулла Харис Ябалак авылында туган һәм шунда ук җирләнгән.


Нет комментариев