Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Прокурор хәбәр итә

Апас хастаханәсендә атналар-айлар буе эчеп кешелектән чыкканнарга түләүле ярдәм кулы сузалар

Линар Әхмәтянов, районның баш табибы: - Атна саен безгә я туганнары, я «Ашыгыч ярдәм» машинасы белән инде төзәлмәс эчкечегә чыккан авыруларны китерәләр. Элек алар организмын аракы сөременнән чистарту өчен йогышлы авырулар бүлегендә аерым мөмкинлекләр бар иде. Хәзер андыйларны Буага, я Казан наркологик диспансерына җибәрергә мәҗбүрбез. Авыруларны реанимациядә дәвалап тормышка кире...

Линар Әхмәтянов, районның баш табибы: - Атна саен безгә я туганнары, я «Ашыгыч ярдәм» машинасы белән инде төзәлмәс эчкечегә чыккан авыруларны китерәләр. Элек алар организмын аракы сөременнән чистарту өчен йогышлы авырулар бүлегендә аерым мөмкинлекләр бар иде. Хәзер андыйларны Буага, я Казан наркологик диспансерына җибәрергә мәҗбүрбез. Авыруларны реанимациядә дәвалап тормышка кире кайтару тәүлеккә уртача 6000 сумга төшә. Алай да проблеманы үзебездә дә хәл итәргә тырыштык-атналар-айлар буе эчеп кешелектән чыгып, күзенә җен-пәриләр күренә башлаганарны әле генә яңартылган терапия бүлегенең интенсив дәвалау палатасына салу мөмкинлегебез бар. Тик бу хезмәт хәзер түләүле инде. Күпкә китсә аракының чыны да агу, ялганы турында әйтеп торасы да юк… Шул сәбәпле бик иртә тормыш белән хушлашучылар, үз-үзенә кул салучылар да бар.

https://www.google.ruФото:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алкоголь